|
| |||||||
| КФУ | |||||||||||
|
Википедия: Татарда күпме мәкалә? Татар Википедиясенең хәзерге көндәге вәзгыяте бик күп кешеләрне кызыксындыра дисәм ялгышмамын. “Компьютер лингвистикасы” түгәрәгенең 25 октябрьдәге утырышы нәкъ шушы мәсьәләгә багышланган иде. Әлеге сайтның администраторы, татар филологиясе һәм тарихы факультеты студенты Рашат Якупов эчтәлекле чыгышы белән кызыксынып килүче укытучыларга, студентларга бик күп мәгълүмат бирде.
Түгәрәк утырышында катнашканнарга Википедиянең кыскача тарихы һәм аның татар бүлеге турында гомуми мәгълүматлар бирелде. Татар Википедиясенең төрки халыклар арасында бишенче урында торуы, казакъ һәм чуаш телләреннән шактый калышуы, татар халкының бу проектка игътибары җитеп бетмәве күпләрне битараф калдырмады.
Утырыш ахырында катнашучылар үзләре дә проект эшчәнлегенә үз өлешен кертергә теләк белдерделәр. Чыганак: Руфинә Габдрахманова, 1103 төркеме студенты Җибәрелү вакыты: 01.11.2011 Статистика обращений с 24.04.2007: 206625 |
| ||||||||||