|
| |||||||
| КФУ | ||||||||||||||||||||||||||||||
|
Журналистика һәм социология факультеты
® Журналистика һәм социология факультеты - иң абруйлы юнәлешләрдә белгечләр әзерли торган уникаль бүлекчә. ® Факультетның көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 850 тирәсе студент белем ала. ® Факультетта кырыктан артык укытучы белем бирә. Укыту процессында тәҗрибәле практиклар актив катнаша. ® Журналистика һәм социология факультетында "Мәдәният социологиясе үзәге", компьютер классы, телестудия, интернет-журналистика һәм цифрлы фотография классы булган мультимедиа лабораториясе бар. Аларда комплекслы фәнни, укыту-методика тикшеренүләре, шулай ук студентларның мөстәкыйль дәресләре үткәрелә. Журналистика һәм социология факультетының тарихы Журналистика һәм социология факультеты - Казан федераль университетының иң яшь бүлекчәләреннән берсе. Факультет коллективы хәзерге җәмгыятьтә зур ихтыяҗ булган белгечлекләр буенча студентларга белем бирү белән шөгыльләнә. Чагыштырмача яшь булуына карамастан, факультетның тарихы шактый бай. Ул 1960 нчы еллардан, Казан университетының Тарих-филология факультетында журналистика бүлеге оештырылудан башлана. Күп еллар дәвамында ул бөтен Идел буендагы барлык өлкәләр һәм автономияле республикалар өчен белгечләр әзерли торган бердәнбер үзәк була. Журналистика кафедрасының беренче мөдире - танылган әдәбият галиме, журналистика буенча СССРда беренче фән докторы һәм профессоры Иван Георгиевич Пехтелев. Танылган татар әдәбияты галиме Гази Кашшаф журналистика белеменең тууы һәм үсешендә мөһим роль уйный. Кафедраның икенче мөдире, доцент Лев Гдальевич Юдкевич бүлекнең ныгуы өчен күп тырышлык куя. 1972 елдан кафедраны тарих фәннәре кандидаты, журналистиканың танылган практигы һәм теоретигы Флорид Имамәхмәт улы Әгъзамов җитәкли. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә бүлек 1992 елда мөстәкыйль факультет буларак аерылып чыга. 1994 елда журналистика факультетына тагын ике - социология һәм психология кафедралары кушыла. Факультет шул вакыттан Журналистика, социология һәм психология (ЖСП) факультеты дип атала башлый. Ләкин журналистика белән социологияне интеграцион бәйләнештә калдырып, 2003 елда психология бүлеге мөстәкыйль факультет буларак аерылып чыга. Белем бирү Факультетта ике белгечлек бирелә: - Социология Журналистика белгечлеге Дәүләт теркәү коды Уку вакыты Белем дәрәҗәсе: Бирелә торган квалификация Кафедралар Кабул итү сынаулары Көндезге бүлек "Журналистика" (рус бүлеге) "Журналистика" (татар бүлеге) Иҗади имтихан (язма һәм телдән) - конкурслы, профильле Чит тел (язма һәм телдән) - конкурслы, профильле Рус теле (БДИ) - конкурслы Читтән торып уку бүлеге "Журналистика" (рус бүлеге) "Журналистика" (татар бүлеге) Белгечлекнең тасвирламасы Журналистика бүлегендә укучы студентлар киң даирә гуманитар фәннәрне үзләштерәләр, журналистика теориясе һәм технологиясе буенча тирән белем алалар. Белем алучыларга Казан шәһәрендәге алдынгы ММЧда практика үтү мөмкинлеге бирелә. Җәй көннәрендә студентлар Россия территориясендәге газета һәм журналлар, радио һәм телевидение редакцияләрендә, реклама агентлыкларында, пресс-үзәкләрдә эшлиләр. "Вакытлы матбугат" махсуслашуы КФУның Журналистика бүлегендә узган гасырның 60 нчы елларыннан дәвам итеп килә. Вакытлы матбугат - дөнья журналистикасы башланган массакүләм мәгълүмат чарасы төре. Вакытлы матбугат традицияләре җәмгыятьләрнең мәдәни традицияләре белән тыгыз бәйләнгән. Базар ихтыяҗларының мәдәни традицияләргә басымы көчәйгән хәзерге чорда газета һәм журналларның мәдәни әһәмиятләрен күтәрү аеруча зарур. Бу исә журналистлар әзерләүнең һәм аларның төрле тармаклар буенча компетентлыгын калыплаштыруның аерым җәһәтләренә игътибар көчәйтүне таләп итә. "Вакытлы матбугат" махсуслашуының икенче аспекты -соңгы елларда зур үзгәрешләр кичергән массакүләм матбугат базары таләпләренә редакцияләрнең булачак хезмәткәрләре тулырак яраклашуны тәэмин итү. Халыкара журналистика өлкәсендә махсуслашу журналистика белгечлеге кысаларында тормышка ашырыла һәм кафедраларның тыгыз хезмәттәшлеген, чит телләрне тирәнтен өйрәнүне, шулай ук яңа мәгълүмат чараларын (бигрәк тә Интернет-технологияләрне) гамәлдә киң куллануны күздә тота. Халыкара журналистика махсуслашуы буенча белем алучы халыкара журналистиканың һөнәри-техник максатларын үзләштерергә, чит телләрдәге материаллардан (ким дигәндә, ике телдән) тәрҗемә итә алырга, чит ил корреспондентлары белән ике телдә ирекле аралашырга һ.б. белергә тиеш. Махсуслашуның кафедралар бәйләнеше программасы чит илләр басма матбугатында, телевидениесе һәм радиосында, Интернет-басмаларда стажировка үтүне күздә тота. Моның өчен факультетның өч кафедрасы (журналистика, татар журналистикасы, электрон ММЧ теориясе һәм практикасы), шулай ук халыкара бәйләнешләр һәм политология факультеты, КФУның Көнчыгышны өйрәнү институты үзара уртак хезмәттәшлек итеп, студентлар тел практикасы һәм профессиональ осталык буенча стажировка үтәләр. Халыкара журналистлар әзерләү сыйфатын күтәрү өчен республика һәм федераль ММЧ, гаммәви мәгълүмат өлкәсендә эшли торган Татмедиа, Татаринформ һ.б. пресс-агентлыклар һәм оешмаларның ресурслары җәлеп ителә. "Журналистика" белгечлегендә шулай ук телевизион, интернет-журналистика һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешләрендә махсуслашулар бар. Бу белгечлек буенча максатчан укыла торган гомуми һәм махсус профессиональ курслар: мантыйк, әдәбият теориясе нигезләре, рус әдәбияты тарихы, чит илләр әдәбияты тарихы, рус журналистикасы тарихы, чит илләр журналистикасы тарихы, хәзерге рус теле, стилистика һәм әдәби редакцияләү, журналистика нигезләре, ММЧ техникасы һәм технологиясе, халыкара гуманитар хокук һәм ММЧ, өстәмә ярдәмчел курслар (компьютерда текст җыю, фото эше), өйрәнү-тәҗрибә газетасы чыгару (радио/телетапшырулар), ММЧ маркетингы, газета эшчәнлеге нигезләре, журналистлык осталыгы. Эшкә урнашу Дипломлы журналистлар басма һәм электрон гаммәви мәгълүмат чараларында, мәгълүмат агентлыкларында, җәмәгатьчелек белән элемтә хезмәтләрендә, реклама агентлыкларында эшлиләр. Корреспондент, редактор, пресс-секретарь, реклама буенча менеджер вазыйфаларын били алалар. "Социология" белгечлеге Дәүләт теркәү коды Уку вакыты Белем дәрәҗәсе: Социолог. Социология укытучысы Чыгаручы кафедра Кабул итү сынаулары Җәмгыять белеме (БДИ) - конкурслы, профильле Белгечлекнең тасвирламасы Социолог-белгеч югары уку йортларында һәм урта белем мәктәпләрендә укыту һәм административ вазыйфалар өчен хәзерләнә. Бүлекне тәмамлаучылар аналитик социологик үзәкләрдә, предприятиеләрдә, фирмаларда, шулай ук фәнни институтларда професссиональ эшчәнлек белән шөгыльләнәләр. Социологик эш - катлаулы һәм каршылыклы иҗтимагый күренешләрне, процессларны анализлауны, социаль программалар әзерләп аларны гамәлгә ашыруны таләп итә торган җитди профессиональ эшчәнлек. Социологиянең үсеш перспективалары заманча базар шартларына яраклаша алырлык һәм аеруча мөһим иҗтимагый мәсьәләләрне хәл итүгә төрле (мәгълүмати, социаль-психологик, мәдәни-символик һ.б.) ресурсларны җәлеп итәрдәй квалификацияле белгечләр әзерләү белән бәйле. Социология буенча дипломлы белгеч түбәндә әйтелә торган төрле фәнни һәм гамәли бурычларны үтәргә әзер булырга тиеш:
Дипломлы социолог үз белгечлеге һәм чиктәш белгечлекләр буенча укуын аспирантурада дәвам итә ала. Бу белгечлек буенча гомумбелем бирү һәм профессиональ юнәлештә укытыла торган курслар: фәлсәфә, ватан тарихы, хокук белеме, экономика, социология тарихы, социаль психология, социологиянең гомуми теориясе, социологик тикшеренүнең методологиясе һәм методикасы, микросоциология, дәүләти һәм җирле идарә, демография, социаль экология, сәяси социология, мәдәният социологиясе, мәгариф социологиясе, социаль мәсьәләләр социологиясе, девиант тәртип социологиясе. Студентлар социологик фәннең теоретик нигезләрен, социологик белемнәр методологиясе белән методикасының тәңгәллек принципларын өйрәнәләр. Социолог студентлар социологик һәм педагогик практика үтәләр, Татарстан Республикасында үткәрелә торган социологик тикшеренүләрнең кыр этапларында катнашалар. Эшкә урнашу Социолог белгеч урта һәм югары белем бирү йортларныда укыту һәм административ вазифаларда эшләү өчен аналитик социологик үзәкләрдә, фирмаларда һәм консалтинг компанияләрендә профессиональ социологик эшкчәнлек алып бару өчен әзерләнә. Ул федераль һәм җирле дәрәҗәдәге дәүләт органнарында эшли, сайлау технологияләре үзәкләрендә маркетинг һәм реклама, җәмәгать белән бәйләнешләр хезмәтләрендә, социаль даирәдә проект-аналитик һәм экспертлык бурычлары таләп ителә торган башка оешмаларда консультант була ала, шулай ук фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнергә мөмкин. КФУның социология бүлгендә белем алучылардан - дәүләт эшлеклеләре, дәүләт оешмалары җитәкчеләре, эшкуарлар, социологик хезмәтләр, маркетинг һәм реклама буенча тикшеренүләр, PR даирәсе, социаль хезмәт белән бәйле оешма һәм фирма директорлары, шулай ук күренекле галимнәр, укытучылар, кафедра мөдирләре, факультет деканнары бар. Аспирантура Уку вакыты: көндезге бүлектә 3 ел, читтән торып уку бүлегендә 4 ел. Аспирантурада уку индивидуаль план буенча алып барыла. Социология буенча кандидатлык диссертацияләре яклау советы эшләп килә. "Журналистика" белгечлеге буенча белем алучы аспирантларга КФУның Филология факультеты каршындагы докторлык диссертацияләре советында яклау мөмкинлекләре бар. Факультет администрациясе
Факультетның адресы: 420008, Казан шәһ., Кремль ур., 18 йорт, Телефон (факс) (843)238-77-01 |
| |||||||||||||||||||||||||||||